Эчтәлек

1989 елда ТАССР Дәүләт музее филиалы буларак оештырыла. 1990 елда Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы составына кертелә. Музей 1993 елда, 1812 елгы Бородино сугышының 180 еллыгына туры китереп ачыла. 1841 елда Дурова яшәгән утар йортында урнашкан.

Йорт һәм утар каралтылары архитектор В.В.Лунчев һәм В.Б.Бударин (экспозициянең сәнгать проекты авторлары – И.Воронина һәм Е.Самарцева, Санкт-Петербург) проектлары буенча үзгәртеп корыла.

Әдәби-документаль экспозиция Н.А.Дурованың тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багышлана; типологик әйберләр җирлегендә XIX йөз уртасындагы өяз торак йортының көнкүреш халәте торгызыла.

Александр бакчасында Н.А.Дуровага һәйкәл куела (скульптор Г.Н.Зяблицев), 2003 елда Н.А.Дурова музей-утары территориясенә кечерелә.

Әдәбият

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. Казань, 1999.                 

Автор – О.Е.Шелковская