Чын исеме һәм фамилиясе – Гыймадетдинов Хәйретдин Гыймадетдин улы.

Биографиясе

1912 елның 1 сентябре, Казан губернасы, Зөя өязе Мулла Иле авылы – 1961 елның 11 октябре, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1932 ел).

1927–1930 елларда Зөя һәм Казан типографияләрендә хәреф җыючы булып эшли.

1932–1943 елларда Казан педагогия институтында, 1941–1942 елларда тарих факультеты деканы, бер үк вакытта Казан университетында укыта.

1943 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалылы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1946–1959 елларда тарих секторы мөдире.

Хезмәтләре Алтын Урда, Татарстан тарихына, татар халкының этногенезына карый.

«Татарстан АССР тарихы»н (1-2 т., 1955–1960 еллар) нәшер итүдә катнаша: 1 нче томның җаваплы мөхәррире, татарларның этногенезына, болгар халкы тарихына, рухи мәдәнияткә, иҗтимагый хәрәкәтләргә һәм башкаларга багышланган бүлекләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Народы Среднего Поволжья в период господства Золотой Орды // Материалы по истории Татарии. Казань, 1948. Вып. 1;

О трудах К.Насыри в области исторических и археологических материалов // Каюм Насыри. 1825–1945: Материалы науч. сессии, посвящ. 120-летию со дня рождения. Казань, 1948;

Употребление термина «татары» // Вопросы истории. 1954. № 8.

Әдәбият

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне. 1941–1945 гг. Казань, 1977.      

Автор – К.Г.Нәҗипова