«Умырткасызлар» терминын XIX йөз башында француз галиме Ж.Б. Ламарк кертә. Терминның системалаштыру әһәмияте юк, әмма ул киң кулланыла.

 

Умырткасызлар 1,5–2 млрд ел элек – әле протерозой эрасында ук күренә башлыйлар. 1 млрд ел элек тирәсе колониаль беркүзәнәклеләрдән күпкүзәнәкле формалар килеп чыга. Иртә палеозой эрасы диңгезләрендә (якынча 0,5 млрд ел элек) умырткасызларның барлык типлары вәкилләре яши.

 

Хайваннарның эволюция юлы умырткасызларда күзәтелә, төп билгеләре нурлы симметрияледән (чагучыларда) ике яклы гәүдәгә (күбесе югары төзелешле умырткасызлар) күчү, икенчел гәүдә куышлыгы (целома) барлыкка килү, хәрәкәт, ашкайнату, җенес, нерв-сенсорлы, бүлеп чыгару, кан, сулыш системаларының барлыкка килүе һәм катлаулана баруы белән бәйле. Борынгы, ике яклы-симметрияле, целомик умырткасызлар – беренче хордалы хайваннарның бабалары. Умырткасызлар Җирдә тереклек итүнең мөмкин булган барлык шартларын үзләштергәннәр, биосфераның мөһим компоненты буларак аларның күп кенә төркемнәре биологик прогресс стадиясендә.

 

Умырткасызларның барлыгы 2 млн га якын төре (умырткалылар – 50 меңнән ким) тасвирланган; чама белән тагын шул ук сандагы төр фәндә билгесез булып кала дип фаразлана (башка мәгълүматлар буенча 3–4 тапкыр күбрәк), башлыча, протистлар, бөҗәкләр, нематодалар. Беркүзәнәклеләрнең (протистларның) якынча 30 һәм күп күзәнәкле умырткасызларның 30 дан артык төрен билгелиләр. Әмма тере организмнарның систематикасын һәм филогениясен өр-яңа алымнар белән өйрәнү (РНК рибосомалар нуклеотидларының эзлеклелеге, киң таралган аксымнар өчен ДНК кодлары буенча һ.б.) шактый көчле бара, шунлыктан тәкъдим ителгән системалар бик тиз искерә.

 

Хәзер протистлар патшалыгын яңадан билгели башладылар, аңа исә иң түбән төзелешлеләр дә кертелә. Татарстан территориясендә алар 19 типтан да ким түгел, әмма төр составы аз өйрәнелгән. Протистлар үз эченә ризопода (Rhizopoda; берничә типны берләштерә, төрләренең гомуми саны – берничә йөз, ТРда – берничә дистә), камчылылар (Mastigophora; берничә төрне берләштерә, төрләренең гомуми саны – якынча 7 мең, ТРда – берничә йөз), инфузорияләр (Ciliophora; 7,5 мең төр, ТРда — берничә йөз), апикомплекслар (Apicomplexa; 4,8 мең төр, ТРда – 100 тирәсе), микроспора (Microspora; якынча 800 төр, ТРда – берничә дистә), миксозояларны (Myxozoa, 875 төр, ТРда – берничә төр) ала. Соңгы 3 тип спора барлыкка китерүче фәкать паразит формалар.

 

Татарстанда күп күзәнәкле умырткасызлардан буынтыгаяклылар (Arthropoda; соңгы систематика буенча өч типка бүленәләр: Chelicerata, Uniramia, Crustacea, төрләренең гомуми саны – 1,5 млн нан артык, ТРда – уннарча мең), йомры суалчаннар (Nematoda; якынча 1 млн төр дип исәпләнелә, 15 меңгә якыны тасвирланган, ТРда – берничә мең), моллюсклар (Mollusca; якынча 100 мең төр, ТРда – 100 тирәсе), бөтерелчек суалчаннар (Rotifera; 1,5 меңнән артык төр, ТРда – якынча 50), боҗралы суалчаннар (Annelida, якынча 75 мең төр, ТРда – якынча 60), әкрен йөрүчеләр (Tardigrada; 600 төр, ТРда – 34, мөгаен 45 кә кадәр), яссы суалчаннар (Plathelminthes; якынча 25 мең төр, ТРда – 100 дән артык) иң күп санлы типлар.

 

Татарстанда башка тип вәкилләре яки бик аз санда, яисә бөтенләй өйрәнелмәгән. Аларга болытсыманнар (Spongia; якынча 10 мең төре билгеле, ТРда – 3), чагучылар (Cnidaria; якынча 10 мең төр, ТРда – 3), корсаккерфекле йомры суалчаннар (Gastrotricha, якынча 500 төр, ТРда – берничә дистә), ыргакбашлар (Acanthocephala; якынча 1 мең төр, ТРда – берничә дистә), мүкчәләр (Bryozoa; 4 меңгә якын төр, ТРда – 3), бишавызлар (Pentastoma; якынча 100 төр, ТРда – берничә дистә) керә.

ТРда фән өчен яңа башхортумлы Cephalorhyncha тибы төкле суалчаннар Nematomorpha классын (якынча 250 төре билгеле, ТРда – 10–20) үз эченә ала.

 

Умырткасызлар – үлеп беткән органика деструкторлары, биосферада матдәләр әйләнешендә һәм энергиядә зур әһәмияткә ия.

 

Умырткасызлар кешенең хуҗалык эшчәнлегендә үсемлекләрне серкәләндерүчеләр сыйфатында, әйләнә-тирә мохит халәтен бәяләүдә биоиндикатор һәм тест объекты буларак кулланыла.

 

Авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары белән көрәштә биологик ысулларда (җайдаклар), агымсуларын биологик чистарту, биогумус алу (боҗралы суалчаннар), медицина (сөлек һәм умарта кортлары), азык-төлек продуктлары (моллюсклар, кысласыманнар), терлек азыгы һәм дару препаратлары җитештерүдә файдаланыла.

 

Кайбер умырткасызлар паразитлар һәм авыру таратучылар.

Урман (агач кортлары, кабыгашарлар һ.б.) һәм авыл хуҗалыгына (гөбләләр, җир борчалары, филчекләр, аючикерткәләр, күп кенә күбәләкләрнең гусеницалары һ.б.), терлекчелеккә (бөгәлчәннәр, кигәвеннәр һ.б.) зур зыян китерергә мөмкин.

 

Умырткасызларны өйрәнү белән республиканың күп кенә галимнәре шөгыльләнә. Алар арасында Казан университетының зоология мәктәбен нигезләүчеләр: Н.П. Вагнер, А.О. Ковалевский, В.В. Заленский, М.М. Усов, Э.А. Мейер, Н.А. Ливанов, В.Л. Вагин, химик А.М. Бутлеров (аның тарафыннан Идел-Кама төбәгендәге күбәләкләрнең бай коллекциясе туплана); умырткасызларның аерым таксономик һәм экологик төркемнәрен өйрәнүгә зур өлеш кертүчеләр: М.М. Алейникова, Н.М. Утробина, Т.И. Артемьева (туфрак мезофаунасы), Х.М. Корбангалиева, Н.М. Минһаҗева, В.А. Яковлев (төче су умырткасызлары), О.Д. Любарская, Ф.Г. Соколина (паразит умырткасызлар), И.П. Забусов, Н.А. Порфирьева, Р.Я. Дыганова (төкле суалчаннар), А.И. Голубев (умырткасызларның нерв системасы эволюциясе), Ә.Б. Халидов (эшләпәле гөмбәләр энтомоценозы), Н.В. Шмелев, В.М. Басов (парканатлылар), И.В. Назарова (борчалар), В.А. Бойко (паразит талпаннар), А.К. Жеребцов (бызылдавыклар), Н.А. Лисов (урман корткычлары) һ.б.