1920 елда Татарстан территориясендә өязләрне алмаштыра.

Башта 10 кантон: Арча кантоны (Казан өязе җирләрендә), Бөгелмә кантоны (Бөгелмә өязе), Буа кантоны (Буа өязе), Мамадыш кантоны (Мамадыш өязе), Минзәлә кантоны (Минзәлә өязе), Зөя кантоны (Зөя өязе), Спас кантоны (Спас өязе), Тәтеш кантоны (Тәтеш өязе), Чистай кантоны (Чистай өязе җирләрендә) оештырыла.

1921 елда Алабуга кантоны (өлешчә Алабуга һәмм Сарапул өязләре волостьлары) төзелә; 1922 елда Алабуга кантоныннан Чаллы кантоны аерып чыгарыла.

Кантон волостьларга бүленә. Кантоннар 1927–1930 елларда ТАССРны районлаштыру барышында бетерелә.