1) Опера, оперетта, балет, оратория өчен язылган әдәби текст (М.Җәлилнең «Алтынчәч», Ә.Фәйзинең «Илдар», «Шагыйрь», Ә.Исхакның Г.Бәширов романы буенча язылган «Намус», Х.Вахитның «Самат», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик», опералары либреттолары һ.б.; Р.Харисның «Шагыйрь мәхәббәте», «Кеше» поэмасы буенча язылган шул исемдәге ораториясе, Т.Гыйззәтнең Х.Ибраһимов пьесасы буенча язылган «Башмагым» музыкаль комедия либреттолары).

2) Балет, пантомиманың әдәби сценарие (Г.Тукайның «Шүрәле» һәм «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмалары буенча Ә.Фәйзи язган «Кисекбаш», Р.Харисның «Кыйссаи Йосыф» балет либреттолары).

3) Опера һәм балетның театр программасында яки аерым китапчыкта бәян ителгән эчтәлеге (М.Җәлилнең «Балыкчы кыз» («Дулкыннар») һәм «Хәмидә» опералары либреттолары).

4) Кинофильм сценариеның сюжет планы яки схемасы (Гәрәй Рәхимнең «Борынгы Болгарны сагыну», М.Гыйләҗевнең «Бөркетләр» кинофильмнары өчен язган либреттолары).

Автор — Н.Г.Ханзафаров