Партияның оешуы

Россия мөселманнарының үзенчәлекле яшәү рәвешен саклау өчен шартлар тудыруны максат иткән бердәм оешмасын оештыру идеясе 1905–1907 еллардагы революция чорында туа. Бердәм сәяси платформа эшләү өчен 1905 елның августында Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае җыела (кара Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары), анда гомумроссия «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыру турында карар кабул ителә. Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаенда (1906 елның гыйнвары) партиянең уставы, вакытлы программасы һәм «Русия мөселманнары иттифакы» дигән яңа исеме кабул ителә. Устав нигезендә Россиянең мөселманнар яшәгән территорияләре 16 районга бүленә: Кавказ (үзәге – Баку шәһәре), Кырым (Симферополь шәһәре), Петербург (Санкт-Петербург), Литва (Минск), Түбән Идел (Әстерхан шәһәре), Югары Идел (Казан), Уфа (Уфа шәһәре), Оренбург (Оренбург шәһәре), Төркестан (Ташкент), Себер (Иркутск шәһәре), Дала (Уральск шәһәре), Омск (Омск шәһәре), Семипалатинск (Петропавел шәһәре), Каспий аръягы (Ашхабад), Семиреченский (Верный шәһәре). Барлык үзәкләрдә әлеге районнарның гомуми җыенында сайлана торган җирле мәҗлесләр оештырыла. Район мәҗлесләренә җирле мәсьәләләрнең һәркайсын хәл итү, шул исәптән партиягә кабул итү хокукы бирелә. Иң югары орган – корылтай. Һәр корылтайда 16 мәҗлес вәкилләреннән торган баш мәҗлес билгеләнә. Ул чираттагы корылтайны әзерләргә һәм аның программасын эшләргә тиеш була. Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтаенда (1906 елның августы) партия белән җитәкчелек итү өчен даими эшләүче органнар – ҮК һәм Үзәк бюро (Санкт-Петербургта) оештырыла. Бюро составына Й.Акчура, С.Алкин, Г.Апанаев, Г.Баруди, М.Бигиев, Г.Буби, И.Гаспринский, М.Давидович, С.Җантурин, Р.Ибраһимов, Ш.Кощегулов, С. һәм Ә.Максудилар, Ш.Сыртланов, А.Топчибашев сайлана.

Партияның программасы

ҮК үзенә баш мәҗлес вазифаларын ала (кирәк булган очракта корылтайны чакырмыйча да программаны үзгәртү хокукына ия була), Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе һәм Дума фракциясе белән җитәкчелек итә, партия кассасындагы акчаларны тикшереп тора; партиянең исеме «Бөтен Русия мөселманнары иттифакы» итеп үзгәртелә. Корылтай икенче корылтайда эшләнгән һәм хупланган программаны тикшереп тормыйча гына кабул итә. Программаның беренче пунктында, «партия үзалдына, әлеге программада билгеләнгәнчә, кайбер сәяси, икътисади, социаль, дини һәм тормыш тарафыннан куелуы һәм күрсәтелүе ихтимал булган башка реформаларны гамәлгә ашыру өчен, Русиянең сәяси карашлары буенча бер фикердәге барлык мөселман гражданнарын гомуми бер практик эшчәнлеккә берләштерү бурычын куя», диелә. Программаның төп нигезләмәләре: конституцион-парламент монархиясе, демократик хокуклар һәм ирекләр, хосусый милекне саклау, крәстияннәргә дәүләт фондыннан җир бүлеп бирү, акча түләү исәбенә алпавыт җирләренең бер өлешен ирексезләп алу, диннәрнең дәүләт алдындагы тигезлеге, мөселманнарга мәчет һәм мәдрәсәләр милкен кайтарып бирү.

Партияның эшчәнлеге

Бөтенроссия мөселманнарының икенче һәм өченче корылтайларыннан соң партия лидерлары тарафыннан аны рәсми рәвештә теркәтергә тырышу уңышсыз тәмамлана, күпчелек районнарда комитетлар эшләми. Түбәнге оешмалар ролен шәһәрләрдә түгел, авыл җирләрендә дә эшләүче иганәчелек һәм мәгърифәтчелек җәмгыятьләре үз өсләренә ала. Әгъзалар исәбе алып барылмый. Партия Россиянең мөселман халыклары арасында, бигрәк тә Казан губернасында, билгеле бер дәрәҗәдә абруй казана. Партия әгъзалары Дәүләт Думасы эшендә катнашалар, мөселманнар фракциясен оештыруда башлап йөриләр, мөселманнарның милли һәм мәдәни-дини мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән законнар кабул иттерергә тырышалар. 1907 елда оешма эшчәнлегендә таркаулык башлана (3 июньдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турындагы законны үзгәртүгә бәйле рәвештә), августта чираттагы корылтайны чакыру мөмкин булмый. Түбән Новгород шәһәренә җыелган партия әгъзалары (60 лап кеше), корылтай үткәрүгә рөхсәт ала алмыйча, берничә киңәшмә уздыралар (аларның эчтәлеге мәгълүм түгел). 1908 елда партия үз-үзен тарату турында белдерә; күзәтеп-тикшереп тору вазифасын мөселманнар фракциясе үз өстенә ала. Аның аерым оешмалары (бюролары), мәсәлән, «Иттифак әл-мөслимин»ның Казан бюросы, үз эшләрен дәвам иттерә. Оешманың кайбер әгъзалары аны яңадан торгызырга омтыла. 1914 елда Бөтенроссия мөселманнарының 4 нче корылтае үткәрелә, анда, партия әле эшли, дип белдерелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң «Иттифак әл-мөслимин» программасында игълан ителгән кайбер идеяләр тормышка ашырыла: Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының мәдәни-милли автономияләре игълан ителә, Милләт Мәҗлесе чакырыла. Казандагы матбугат органнары – «Казан мөхбире», «Әхбар» газеталары.

Әдәбият   

Ибрагимов Г. Татары в революции 1905 г. К., 1926;

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974;

Политическая жизнь русских мусульман до Февральской революции. Оксфорд, 1987;

Исхаков С.М. Общероссийская партия мусульман // История национальных политических партий России (Материалы междунар. конф. Москва. 21–22 мая 1996 г.). М., 1997;

Фахрутдинов Р.Р. Татарский либерализм в конце XIX – начале XX века (очерки политической истории). К., 1998;

Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала XX в. как общественно-политическое движение (по материалам Уфимской и Оренбургской губерний). Уфа, 2002.

Автор — Л.М.Айнетдинова