- РУС
- ТАТ
1921–1924 елларда ТАССРда административ-территориаль бүленеш берәмлеге
Республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан була. Мәйданы 890 кв.км. Халкы 41,2 мең кеше, шул исәптән татарлар – 70,9%, руслар – 16,9%, марилар – 8,6%, удмуртлар – 3,6% (1922).
Үзәге – Әгерҗе авылы.
Кантон 93 торак пунктны, 5 волостьны (Әгерҗе, Исәнбай, Иске Чыкалда, Көчек, Сарсак-Умга) берләштергән.
83 тегермән (1 се пар белән эшли), 28 ярма ярдыру, 24 ашлык киптерү пункты була. Халкы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән, 10 мең баш чамасы мал асраган.
48 мәктәп, 8 китапханә, 3 халык йорты, 1 клуб эшләгән.
Кантон 1924 елда бетерелә, биләмәсе Алабуга кантонына кушыла.
Агрызский кантон за первый год своего существования. Казань, 1922.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.