10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар. ТР территориясендә 2 төре бар. Линней өер абагасы (G. dryopteris) Кама елгасыннан төньяктарак очрый, Роберт өер абагасы (G. robertianum) Биектау районында теркәлә. Күләгәле урманнарда үсәләр.

Нечкә кара шуышма тамырчалы, 15–50 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Яфрагы каты, куе яшел, өчәр каурыйсыман-бүленмә. Соруслары аскы ягында. Спораларын июнь–июльдә чәчәләр.

Тамырчаларында 8–12 % дуплау матдәләре бар.

Декоратив үсемлекләр.

Роберт өер абагасы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).