Башкортстан Совет Республикасы Үзәк башкарма комитеты һәм РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Стәрлетамак шәһәрендә 1919 елның 14 сентябреннән 1922 елның 26 сентябренә кадәр башта атна саен, аннары көн саен нәшер ителә.

1921 елның февраленнән «Башкортстан хәбәрләре»н басу туктатыла, аның урынына «Кызыл курай» газетасы чыга, 26 сентябрьдән (96 нчы номердан) «Башкордстан» исеме астында басыла.

Редакторлары: И.Рәхмәтуллин, И.Ягъфәров, Х.Юмагулов, З.Мозаффари, З.Шарки, Д.Юлтый, Х.Лотфи, Ф.Жданов.

Юнәлеше

Тышкы һәм эчке сәяси яңалыклар, шул исәптән IX Бөтенроссия Советлар съезды эшчәнлеге, партия сафларын тазарту турында материаллар басылып чыга, авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатьне үстерү буенча хөкүмәт программалары урнаштырыла, төбәктә ачлык проблемасына һәм АКШның ярдәменә шактый урын бирелә.

Редакция ачлыктан интегүчеләргә акча җыюны оештыруда катнаша. Җирле яшьләр оешмаларының эше турында мәгълүматлар басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.