Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Енасала, Крещёные Янасалы исемнәре белән дә билгеле.

Авыл халкы 1550–1560 елларда көчләп чукындырыла, 1866 елда күпчелеге яңадан ислам диненә кайта.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чана ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Изге Гурий чиркәве, мәчет, земство мәктәбе, 1 су һәм 2 җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1398,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостенда, 1920 елдан  ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Яңасала авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда “Кызыл Таң” колхозы оештырыла, 1959 елда берләштерелгән Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан “Яңасала” күмәк предприятиесе, хәзер “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (1984 елдан), клуб бар.

Мәктәптә 2001 елда Г.Бәшировка багышланган музей почмагы оештырыла (оештыручысы – китапханәче Ф.А.Борһанова).

Мәдәният йорты каршында “Көмеш чулпы” ветераннар ансамбле (1992 елдан, җитәкчесе – Л.Г.Калачёва), “Туганай” фольклор ансамбле (2011 елдан, җитәкчесе – Г.Ю.Касыймова) эшли.

Авыл тирәсендә төбәк өчен әһәмиятле булган “Яңасала сөзәклеге” табигать истәлеге урнашкан.

Күренекле кешеләре

Г.Б.Бәширов (1901–1999) – ТАССР халык язучысы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), Кызыл Йолдыз, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры;

И.Х.Гайнетдинов (1957 елда туган) – декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, дизайнер, Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе генераль директоры (1987–1999 елларда);

И.Х.Кадыров (1939–2011) – РФ халык мәгарифе отличнигы, Можга шәһәрендә Удмурт Республикасы Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе;

Х.Фәтхуллин (1935–2012) –  композитор, музыкант, дирижёр.

Халык саны

1782 елда – 124 ир заты;
1859 елда – 621,
1908 елда – 1074,
1920 елда – 794,
1926 елда – 823,
1938 елда – 894,
1949 елда – 852,
1958 елда – 704,
1970 елда – 605,
1979 елда – 496,
1989 елда – 347,
2002 елда – 292,
2010 елда – 287,
2015 елда – 305 кеше (татарлар).