1935 елның 25 гыйнварында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньягында урнашкан.

Үзәге — Теләче авылы.

Мәйданы — 844,1 кв.км.

Халкы 2017 елда — 13949 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 89,4%, руслар — 10%).

Район 53 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 23 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Өсте яшел җете кызыл (кызыл) җирлектә, барысы өстендә уң тәлинкәсе алтын акчалар, сул тәлинкәсе шундый ук бөртекләр белән тулы, алтын угы аска караган көмеш үлчәү; үлчәү көянтәсе өске өлеш кырые өстенә куелган».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге өске чиге буйлап тукыма киңлегенең 3/10 өлеше киңлегендә яшел буй тоташкан, уртада ак һәм сары төсләр белән башкарылган, район гербындагы үлчәү сурәте урнашкан, үлчәү көянтәсе буйлар чиге өстенә куелган туры почмаклы кызыл тукыма».

Символика нигезләмәсе

Теләче муниципаль районы гербы символ һәм аллегорияләр теле белән аның тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра. Район үзәге Теләче авылының борынгы тарихы бар. Аның нигезләнүе Алтын Урданың соңгы һәм Казан ханлыгының элгәреге чорына нисбәт ителә. Авыл зур ярминкәсе белән таныла, бу гербта тәлинкәләре акча һәм ашлык белән тулы үлчәү аша күрсәтелә. Тулы савытлы үлчәүләр Теләче районы төбәгенең элеккеге бөеклеген дә, һәм аның хәзерге үсеш потенциалын да символлаштыра. Моннан тыш, алтын акчалар аллегорик рәвештә территориясендә уникаль археологик истәлекләр урнашкан районның бай тарихи-мәдәни мирасына да ишарә итә. Яшел өске өлеш Теләче районы икътисадының нигезе авыл хуҗалыгы җитештерүенә корылуын күрсәтә. Герб символикасын аның төсләр гаммасы тулыландыра: алтын — уңыш, байлык, интеллект һәм ихтирам; көмеш — яктылык, ачыклык, килешүчәнлек, гөнаһсызлык символы; кызыл төс батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек, матурлык һәм бәйрәмне гәүдәләндерә; яшел — табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормышчанлык.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү).