Фотограф Шакиров Р.Н. Клуб һәм китапханә

Татарстанның Арча районы Симетбаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киндер сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 751,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 3 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кишет авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Симетбаш” колхозы оештырыла, 1952 елда бетерелә, Молотов исемендәге яңа колхоз оештырыла. 1955–1958 елларда – “Чулпан” колхозы, 1958–1960 елларда “Автодор” колхозы составында. 1960 елда – Жданов исемендәге колхоз, 1989 елда “Урал” колхозы составына керә. 2001 елдан “Ашытбаш” күмәк предприятиесе, 2014 елдан “Нуриев” крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, медпункт, “Нурислам” мәчете (2017 елдан) бар.

2015 елда авылга керү урынында Бөек Ватан сугышы истәлеге итеп, танк һәм трактордан торган монумент урнаштырылган.

«Нурислам» мәчете

Татарстанның Арча районы Симетбаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

В.В.Байрамов (1964 елда туган) – композитор, музыкант, ТРның атказанган артисты;

Р.Г.Гыйләҗев (1949 елда туган) – музыкант, фольклорчы, борынгы музыка уен коралларын тикшерүче һәм реконструкцияләүче;

Г.Г.Сафин (1962 елда туган) – эстрада җырчысы, ТР халык артисты;

Р.С.Фәйзуллина (1963 елда туган) – Әлмәт татар драма театры актрисасы, ТР халык артисты;

Л.Н.Шәфигуллин (1955 елда туган) – ТРның атказанган икътисадчысы, РФнең атказанган элемтә хезмәткәре, ТР Дәүләт Советы депутаты (2014 елдан), Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2018 елда), “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2006 елдан).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган монумент

Татарстанның Арча районы Симетбаш авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган монумент

Татарстанның Арча районы Симетбаш авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган монументның бер өлеше

Татарстанның Арча районы Симетбаш авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1782 елда – 25 ир заты;
1859 елда – 428,
1897 елда – 488,
1908 елда – 438,
1920 елда – 371,
1926 елда – 371,
1938 елда – 422,
1949 елда – 305,
1958 елда – 249,
1970 елда – 242,
1979 елда – 193,
1989 елда – 125,
2002 елда – 147,
2010 елда – 143,
2015 елда – 118 кеше (татарлар).