Авылга 1700 елда нигез салына (башка мәгълүматлар буенча, XVIII йөз ахыры – XIX йөзнең башы). Революциягә кадәрге чыганакларда Фәйзуллин Пүчинкәсе исеме белә дә билгеле. 1860 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (XIX йөз ахырында төзелә; совет чорында манарасы сүтелә, бинасында мәктәп урнаша; яхшы хәлдә сакланган; фасадлары классицистик стильдә бизәлгән татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендәге дини архитектура истәлеге), кытай тукымасы фабрикасы, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 691, 6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның – 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда берләштерелгән “Большевик” колхозы составына керә, 1956 елда XXII партсъезд исемендәге колхоз составында аерылып чыга, 1959 елда берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан “Таң” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Якты Юл” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2004 елдан “Яңа Кенәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Яңа Кенәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан “Закирҗанов” крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы күбесенчә шул хуҗалыкта эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (2005 елда яңа бина төзелә), мәчет (XIX йөз ахыры бинасында) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет. 1850 ел

Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет. 1850 ел

Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Г.Ш.Каюмов (1959–2018) – драматург.

Фотограф Шакиров Р.Н. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1859 елда – 340,
1897 елда – 409,
1908 елда – 459,
1920 елда – 342,
1926 елда – 353,
1938 елда – 405,
1949 елда – 321,
1958 елда – 331,
1970 елда – 322,
1979 елда – 234,
1989 елда – 188,
2002 елда – 174,
2010 елда – 150,
2015 елда – 158 кеше (татарлар).