- РУС
- ТАТ
архитектор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984)
1931 елның 26 августы, Бурят-Монголия АССРның Верхнеудинск шәһәре, хәзер Улан-Удэ шәһәре — 1993 елның 4 июне, Казан.
Мәскәү архитектура институтын тәмамлаганнан соң (1954), 1 нче Казан проектлаштыру институтында, 1957 елдан «Гипроавиапром» институтында, 1962–1987 елларда «Татаргражданпроект» институтында (1965 елдан — баш архитектор) эшли.
1987 елдан РСФСР Архитекторлар берлеге Татарстан бүлегенең «Архпроект» иҗади архитектура-проектлаштыру остаханәсен җитәкли. Бер үк вакытта, 1966–1993 елларда Казан төзүче инженерлар институтының архитектура-проектлаштыру кафедрасында укыта.
Пичуев проекты буенча Казанда М.С.Урицкий исемендәге мәдәният сарае (1961), Химиклар мәдәният сарае (1969), Төзүчеләр мәдәният сарае (1972), Үзәк универсаль кибет (1978), ТАССР Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залы (1981), КПССның Татарстан өлкә комитеты бинасы (1983), «Совет власте өчен көрәштә һәлак булганнар һәйкәле» (1967, автордаш), Казан циркы (1967, автордашлыкта), ТАССР МС бинасына янкорма (1979–1981, автордаш) һ.б. төзелә.
СССР МС бүләге лауреаты (1972).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.