110 га якын төре билгеле, башлыча, Көнчыгыш ярымшарның тропик һәм субтропикларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар.

Гади сыерчык (Sturnus vulgaris) барлык районнарда да очрый. Март ахыры – апрель башында очып килә. Торак пунктларда, ара-тирә урман буйларында һәм елга тугайларында яши. Уртача зурлыктагы кош. Каурый капламы тыгыз, каты, металлсыман төсмерле кара, каурый очлары аксыл чуар. Томшыгы нәзек, аз гына аска бөгелгән. Койрыгы кыска. Аяклары көчле. Агач куышларына, әзер ояларга парлашып яки колония булып оялыйлар. 5–7 зәңгәр йомырка сала. Җәен күчмә яшәү рәвеше алып бара, бөҗәкләр шул исәптән май һәм июнь коңгызлары, кара коңгызлар, филчекләр, күбәләкләр һәм аларның гусеницалары, шулай ук җимешләр һәм орлыклар белән туклана. Сентябрь–октябрьдә кышлар өчен очып китә.

Ал сыерчык (Pastor roseus) — очып керүче сирәк төр. Башы бүрекчәле, канат һәм койрыгы кара, калган каурыйлары ал төстә. Нигездә, саранчалар белән туклана.

Гади сыерчык