Эчтәлек

Н.А.Дурова Алабугада 1841 елдан бирле яши. 1866 елда вафат була, Алабуганың Троицк зиратында хәрбиләргә карата булган хөрмәт белән зурлап җирләнә. Дуровага беренче һәйкәл 1901 елның 11 октябрендә полкташлары һәм шәһәр кешеләре акчасына Троицк зиратында аның каберенә куела. Ул күп баскычлы пирамида рәвешендә соры мәрмәрдән эшләнгән, очына зур хач куелган. Югары баскычның уң ягында эпитафия ташъязмасында: «Надежда Андреевна Дурова, Император Александр әмере буенча – корнет Александров, хәрби орден кавалеры. Туган илгә мәхәббәт хисе белән Литва улан полкы сафларына керде. Офицерны коткарып, Георгий тәресе белән бүләкләнде...» – дип, уеп язылган була.

1930 елларда зират ябыла, һәйкәл юкка чыга. 1962 елның сентябрендә Дурованың җәсәден яңадан күмү оештырыла. Александр бакчасындагы турыпочмаклы соры таш белән билгеләнгән һәм тәбәнәк металл койма белән әйләндерелеп алынган кабер өстенә 2 м биеклектәге һәйкәл куела (сынчы Г.Я.Зяблицев). Ул, ак мәрмәрдән ясалып, почмаклары шомартылган дүрт кырлы кара гранит постаментка куелган бюсттан гыйбарәт. Постаментта: «Дурова Надежда Андреевна, 1783–1866, фельдмаршал М.И.Кутузовның ординарецы»,– дип язылган. Язу астында ачылган китап, офицер баш киеме, кылыч һәм дәфнә агачы ботагы уеп ясалган. Скульптура Дурованың портрет охшашлыгын гына түгел, аның тәвәккәл характеры үзенчәлекләрен дә чагылдыра. Һәйкәл 2003 елда Дурова музей-утары терриясенә күчерелә.

1993 елда Дуровага реалистик стильдәге атлы скульптура традициясендә башкарылган бронза һәйкәл (Мәскәү сынчысы Ф.Ф.Лях) куела. Ул шәһәр мәйданында турыпочмаклы кызыл гранит постаментка урнаштырыла. Атның салмак адымы, «кавалерист кыз»ның горур кыяфәтле гәүдәсе, скульптура формаларының тәэсирле чагылышы 1812 елгы Ватан сугышының кыю героинясы образын тудыра.

Әдәбият

Материалы свода памятников истории и культуры РСФСР. Татарская АССР. Часть вторая. М., 1984;

Валеева Н.Г. Елабуга (буклет). Казань, 1996.                     

Автор –А.И.Новицкий