Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Сеҗе авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Мурья Мусич исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1841 елда авылда җамигъ мәчет була. 1890 елда яңа мәчет төзелә (1956 елда манарасы киселә, 1960 елда сүтелә). 1905 елда мәктәп ачыла.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 630,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча,  1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Тельман исемендәге колхоз оештырыла, 1953 елда Ленин колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда берләштерелгән “Коммунист” колхозы (үзәк утары) составына керә. 1995 елдан “Кесмәс” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1937–1950 елларда авылда тегүчелек артеле була. 1939 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшли (1934 елда яңа бина төзелә), 1939 елда – урта мәктәп (1979 елда яңа бина төзелә), 2014 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1932 елдан; 1988 елда яңа бина төзелә), китапханә (1952 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1940 елдан), мәчет (1993 елдан) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәктәп

Татарстанның Арча районы Сеҗе авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Резилә Ә.Әсретдинова, (1960 елда туган) – ветеринария табибәсе, ветеринария фәннәре докторы, профессор;

Руфина Ә.Әсретдинова (1965 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты;

Ф.Н.Батырова (Нуриҗанова) (1916–1967) – беренче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты, Ленин ордены кавалеры;

Р.У.Бикташев (1947 елда туган) – зооинженер, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы; 

Ә.М.Галиев (1931–2015) – техник фәннәр докторы, ТАССРның атказанган машина төзүчесе, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры, “Казан компрессор машиналары төзү заводы” акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1973–1996 елларда);

Г.К.Галиева (Яхина) (1928–2014) – язучы;

М.М.Галиева (1916–2013) – беренче профессиональ татар журналистларының берсе, Киев татарлары турында китап авторы;

С.М.Камаева (1918–1953) – ВЛКСМның X съезды делегаты;

Л.Р.Камалиева (1941) – педагог, төбәкне өйрәнүче, туган авылы турында “Авылыбыз –  Сеҗедер, кешеләре энҗедер” китабы авторы;

Б.Х. Латыйпов (1929–2009) – диңгез авиациясе подполковнигы, СССР Хәрби диңгез флотының ерак араларга оча торган авиация эскадрильясе командиры, РФнең атказанган хәрби очучысы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), Кызыл Байрак орденнары кавалеры;

А.Ә.Назиров (1956 елда туган), – ТР  һәм РФнең атказанган урман белгече, Арча муниципаль районы башлыгы (2006–2014), урман хуҗалыгы министры (2014–2018);

В.В.Нуриев (1958 елда туган) – журналист, балалар язучысы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.Ф.Фагмиева (1920–2014) – педагог, ТРның атказанган укытучысы, “Почёт билгесе” ордыны кавалеры.

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Сеҗе авылы яны

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Сеҗе авылы яны

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 58 ир заты;
1859 елда – 304,
1897 елда – 540,
1908 елда – 610,
1920 елда – 748,
1926 елда – 615,
1938 елда – 722,
1949 елда – 569,
1958 елда – 544,
1970 елда – 443,
1979 елда – 340,
1989 елда – 277,
2002 елда – 293,
2010 елда – 279,
2015 елда – 279 кеше (татарлар).