Өйрәнү тарихы

Беренче тапкыр көнчыгыш диалект терминын 1938 елда Л. Җәләй куллана. Ул диалектка билгеләмә, аның төп (том, бараба, төмән, тобол, тара, тәвриз) сөйләшләренә гомуми характеристика бирә.

Сугыш алды елларында Көнбатыш Себергә көнчыгыш диалектны өйрәнү максаты белән комплекслы экспедицияләр оештырыла. Аларның нәтиҗәләре С. Әмировның «Көнбатыш Себердәге татарларның сөйләм үзенчәлекләре» дигән мәкаләсендә яктыртыла (басылмаган; Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана).

1950 елларда Көнбатыш Себер татар диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнүне Д.Г. Тумашева дәвам итә. Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерово өлкәләрендә тикшеренүләр үткәрелә. Нәтиҗәдә өч – тобол-иртеш (төмән, тобол, тәвриз, тара, саз ягы сөйләшләре керә), бараба (сөйләшләргә бүленми), том (юеште-чат һәм калмак сөйләшләре керә) диалектлары ачыклана һәм тасвирлана.

Г.Х. Әхәтов, Тобол педагогия институтында эшләү дәверендә, Төмән һәм Омск өлкәләренең торак пунктларында җыелган материал нигезендә «Көнбатыш Себер татарлары диалекты» («Диалект западносибирских татар», Уфа, 1963) китабын бастырып чыгара. Әлеге китапта ул Көнчыгыш диалектның (сөйләшләргә бүлмичә) фонетик, лексик-фразеологик һәм грамматик үзенчәлекләрен яктырта.

Фонетика

Көнчыгыш диалект сөйләшләренең фонемалар системасына түбәндәге үзенчәлекләр хас:

[б], [д], [з] тартыкларының саңгыраулашуы – палых (балык), пелмәте (белмәде);

ц-лаштыру: циләк (чиләк); цац (чәч), пецән (печән);

сонор авазларның саңгырау тартыклар белән ярашуы – нт, рт, лт: анта (анда), парты (барды), килте (килде).

Тобол-иртеш диалектында [п], [к] тартыклары яңгыраулаша: аба (апа), кургып (куркып), пер гөн (бер көн); бараба диалектында һәм том диалектының калмак сөйләшендә [с], [ш], [т] тартыклары яңгыраулаша: утын кизеп (утын кисеп), ике теже бар (ике теше бар).

Бараба диалекты борынгы төрки [а]/[ә] сузыкларын – сәксән (сиксән), әртә (иртә) һәм гомумтөрки [о], [ө] сузыкларын – отыс (утыз), конак (кунак), көп (күп) – өлешчә саклый.

Тобол-иртеш диалектының тәвриз сөйләшендә, хакас теленә хас булганча, сузыкларның киңәюе һәм тараюы күзәтелә: йырлыйр (ул җырлар), сөйлир (ул сөйләр).

Морфология

Көнчыгыш диалект сөйләшләренең морфология тармагында түбәндәге үзенчәлекләре бар:

1. Инфинитивның -галы формасы гомумдиалект күренеше булып тора: паргалы кәрәк (барырга кирәк). Бараба диалектында әлеге формадан көтелә торган, әмма әле башкарылмаган эш-хәлне белдерүче -галак формасы ясалган: Күгел ашатыңысмы? – Йук әле, пешкәләк (Күк җиләк ашадыгызмы? Юк, әле пешмәгән). Бу форма тува, хакас һәм чулым-төрки телләренә хас.

2. Чулым-төрки телендә тиңдәше булган, ниятне белдерүче – галты формасы: йырлагалтык, оркестр килмәй йаты. (Без җырларга җыенган идек, әмма оркестр соңга кала).

Тобол-иртеш диалектында кыпчак үзенчәлекләре өстенлек итә; бараба диалектында кыпчак төркеме һәм көнчыгыш-төрки телләр үзенчәлекләре бергә катнаша; том диалекты Идел буе татар һәм көнчыгыш-төрки элементларын берләштерә.

Шулай ук кара: Себер татарлары.

Әдәбият

Җәләй Л.Җ. Татар телендәге диалектлар // Совет мәктәбе. 1938. № 5–6.

Җәләй Л.Җ. Татар диалектологиясе. Казан, 1947.

Әхмәтов В. Тобол татарларының диалектлары // Совет мәктәбе. 1940. № 2–3.

Тумашева Д.Г. Көнбатыш Себер татарлары теле: грамматик очерк һәм сүзлек. Казан, 1961.

Тумашева Д.Г. Диалекты сибирских татар: опыт сравнительного исследования. Казань, 1977.

Тумашева Д.Г. Словарь диалектов сибирских татар. Казань, 1992.

Автор – Д.Г. Тумашева