Үзлекләре һәм составы

Бал кортларының үсемлекләрдән җыеп, үз селәгәй бизләре ферментлары белән эшкәртүеннән барлыкка килгән катлаулы матдәләр комплексы. Бал кортлары тома балавызны ана кортка йомырка салу өчен кәрәз ясаганда, умарта оясындагы ярыкларны сылаганда, умарта оясы авызын кечерәйткәндә, умарта оясына эләккән ят предметларны, бөҗәк, кәлтә елан, тычкан һ.б.ны томалаганда кулланалар. Тома балавыз умарта оясын һәм бал кортларын бактериаль, вируслы һәм гөмбәле инфекцияләрдән саклый.

Тома балавызның химик составы катлаулы һәм даими түгел (үсемлек төрләренә, алардагы сумаласыман матдәләр микъдарына, үсемлекнең үскән урынына, җыю вакытына бәйле). Люминесценциясе көрән-яшел. Көленең спектраль анализы тома балавызда күптөрле макро- һәм микроэлементлар (тимер, кальций, алюминий, магний, кремний, бакыр, кобальт, фосфор, цинк, марганец һ.б.) булуын күрсәтә. Анда шулай ук балавыз, серкә, эфир майлары, сумалалар һ.б.; ароматик, бәлзәмле, буягыч, сумалалы, дуплаучы матдәләр бар (микъдарлары даими түгел). Тома балавызда ванилин, дарчин (корица) спирты, дарчин кислотасы, хризин, 1–3-диоксифлавон, флавонол, галангин, альпенин, пиноцембрин һ.б. кушылмалар барлыгы билгеле. Флавоноидлы фракциянең — Р-витамин активлыгын тәэмин итүе һәм бактерияләргә каршы көрәшү үзлеге, терпенлы фракциянең анестезия үзлеге бирүе ачыкланган (Казан медицина институты, 1971–75). Тома балавыздан химик актив матдәләр: 4,7-диметокси-5-оксифлаванон һәм сакуранетин (С.А.Поправко, Р.Г.Исхакова, 1972), ферул һәм бензой кислоталары аерып алынган (И.Чижмарик, И.Мател һ.б., Чехословакия, 1981).

Кушылмаларның күпчелек өлешен флавоннар, флавоноллар, флавононнар (хризин, тестохризин, галангин, альпенин, зальпенин, рамноцитрин, кемпферид, пиноцембрин, пиностромбин, ацетокси-бетуленол, ферул кислотасы, изованилин һ.б.) тәшкил итә. Апигенин чыгарылмалары төркеме, кемпферолның метил эфирлары, кверцетин һәм оксифлавонон чыгарылмалары аерып карала. Флавоноид спектрында кемпферол, кверцетин, нафингенин апигенины чыгарылмалары киң чагылыш таба (С.А.Поправко, 1973). Тома балавыз составындагы флавоноидларның капиллярларны ныгытуы исбатланган (А.Деревич, Румыния, 1985).

Татарстанда тома балавызны өйрәнү

РФ территориясендә тома балавызның 3 тибы: каен (65%), тополь (15%), катнаш (15%) типлар таралыш алган; Кавказ, Ерак Көнчыгыш тома балавызы сирәк типлардан санала (5%). ТР территориясендә җыелган тома балавыз үрнәкләрендә каен тибы өстенлек итә.

Татарстанда тома балавыз препаратлары беренче булып Казан медицина һәм ветеринария институтларында өйрәнелә башлый. Аларның бактериостатик, бактерицид һәм анестезия (новокаинның авыртуны басу дәрәҗәсеннән күп тапкырлар өстен) үзлекләренә, антиоксидант активлыкка ия булулары; шешләр очрагында микро­флорага көчле тәэсир итүләре, тукымалар регенерациясен тизләтүләре ачыклана. Казан галимнәре хезмәтләре белән тома балавызның микробларга каршы көрәш үзлекләрен җитди өйрәнүгә нигез салына (В.П.Кивалкина, З.Х.Кәримова, Е.К.Наумова, А.А.Барсков, М.Н.Нәҗипов, К.М.Салмаков, Ю.С.Александров, Ю.С.Нәҗипов һ.б., 1950–70). Тома балавызның агулау үзлеге булмау З.Х.Кәримова, Л.С.Афонская, Д.М.Зөбәеров, Г.Ф.Ржевская, И.А.Студенцова (1963), зыянсызлыгы һәм иммун системасына уңай тәэсире В.П.Кивалкина (1969) хезмәтләрендә билгеләп үтелә. Тома балавызның туберкулёз, гөмбәле һәм стафилококклы үлекле инфекцияләр, дифтерия, сифилис, лептоспироз китереп чыгаручыларга һ.б. патоген микроорганизмнарга карата бактерицид үзлекләре (З.Х.Кәримова, Р.Г.Исхакова, К.Б.Брудная, К.М.Салмаков, Е.К.Наумова, Т.А.Кәримова, А.М.Орешникова һ.б., 1960–75); тома балавыз препаратлары белән бергә кулланганда антибиотиклар тәэсире көчәю (В.П.Кивалкина, В.Г.Горшунова, Ә.И.Ибраһимова, Э.Л.Бударкова, 1963–73); тома балавызны паратифка каршы вакцина адъюванты сыйфатында (И.И.Тетерев), хәлсез авыруларга биостимулятор буларак куллану (Е.И.Родионова, З.Х.Кәримова, 1971–1974) һ.б. өйрәнелә.

Тома балавызны куллану

Медицинада һәм ветеринариядә тома балавызның бактерицид, бактериостатик, аерым урында авыртуны басу, фунгистатик, фунгицид, антифлогистик, дермапластик, агуларга һәм вирусларга каршы көрәшү үзлекләре кулланылыш таба. Тома балавыздан дару матдәләре уйлап тапкан һәм аларны ветеринариядә сыерларның сулыш юлларын, ашкайнату тракты авыруларын һ.б.ны дәвалауда гамәлгә керткән өчен Р.Г.Госманов, А.М.Барсков, Ә.И.Ибраһимова ТР ФАнең К.Г.Боль исемендәге бүләгенә лаек була (2007).

Медицина һәм ветеринария өлкәсендә тома балавыз спиртлы һәм сулы эремәләр, спрей, мазь, гранула, паста, эмульсия, аэрозоль, таблетка, порошок, суппозиторий (шәм), капсула, сагыз кебек төрле дару формаларында кулланыла. Препаратларның күпкомпонентлы булуы микроорганизмнарда аларга карата бирешмәү­чәнлек барлыкка килүгә ирек бирми.

Тома балавызны сәнәгатьтә югары сыйфатлы лак ясау өчен (музыка уен кораллары, зиннәтле йорт җиһазлары, картиналар, Хохлома бизәге һ.б. өслеге ялтыратыла) һ.б. максатларда файдаланалар.

Әдәбият

Каримова З.Х. Использование прополиса в медицине // Пчеловодство. 1960. № 86; 

Госманов Р.Г. Итоги изучения прополиса // Ветеринарный врач. 2004. № 4.

Авторлар — Р.Г.Госманов, Д.Р.Нуретдинова, А.И.Ибраһимова