1930 елларда нигез салына. Оештырылган көннән Кызыл Юл районында. 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1934 елда авылда “Пионер” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Шәмсиев). 1950 елда берләштерелгән “Тукай-Кырлай” колхозы составына керә. 1995 елдан “Мичурин исемендәге” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан “Кырлай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Совет чорында авылда мәктәп, авыл клубы, кош һәм сарык фермалары була.

Күренекле кешеләре

Л.Р.Заһидуллин (1979 елда туган) – галим зоотехник, биология фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1938 елда – 220,
1949 елда – 232,
1958 елда – 195,
1970 елда – 114,
1979 елда – 87,
1989 елда – 14,
2002 елда – 2,
2010 елда – 9,
2015 елда – 3 кеше (татарлар).