Авыл 1678 елдан мәгълүм. 1920 елларга кадәрге исеме – Алич Тархан.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, туку кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет (1889 да төзелә; татар төзелеш сәнгате традицияләрендә дини архитектура истәлеге; хәзер мәчет буларак эшли), җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 939,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 гә кадәр Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 ның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Яңа Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Субаш” (таркала) һәм “Чиканас” колхозлары оештырыла, 1953 елда берләштерелгән Свердлов исемендәге колхоз составына керә, 1994 елда “Чишмә” колхозы итеп үзгәртелә. 2002 елдан “Динамо” күмәк предприятиесе. Халкы үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (1989 елдан), мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар. Ике чишмә төзекләндерелә.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет. 2016

1889. Татарстанның Арча районы Чиканас авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Д.Б.Вафин (1952 елда туган) – техник фәннәр докторы, РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, Россия табигать фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы;

Н.Г.Ибраһимов (1942 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр кандидаты, РФ Дәүләт бүләге лауреаты, РФнең атказанган химигы;

Р.М.Мөхәммәтҗанов (1958–1997) – шагыйрь.

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл. 2016

Татарстанның Арча районы Чиканас авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 48 ир заты;
1859 елда – 350,
1897 елда – 599,
1908 елда – 620,
1920 елда – 651,
1926 елда – 681,
1938 елда – 679,
1958 елда – 484,
1970 елда – 445,
1979 елда – 366,
1989 елда – 302,
2002 елда – 308,
2010 елда – 304,
2015 елда – 297 кеше (татарлар).