1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан.

Үзәге — Питрәч авылы.

Мәйданы — 1361 кв.км.

Халкы 2017 елда — 34294 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 57,2%, руслар — 40,5%).

Район 73 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2007 елның 23 маенда раслана.

Герб тасвирламасы

«Яшел очлыклы җете кызыл (кызыл) җирлектә, барысы өстендә — өстенә алтын әтәч кунаклаган шундый ук төстәге бөртекләр белән тулган, бер-берсенә капма-каршы утырган һәм башакларын читкә борган, тәпиләре янына койрыкларын салган ике көмеш чәшке тотып торган алтын кувшин».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аске чиге буйлап тукыма киңлегенең 2/9 өлеше киңлегендәге яшел буйга тоташкан һәм уртада район гербы флаглары: ак һәм соры төсләр белән сурәтләнгән, бөртек белән тутырылган алтын кувшин тотып торучы ике чәшке һәм чүлмәк өстенә шундый ук төстәге әтәч кунаклаган туры почмаклы кызыл тукыма».

Символика нигезләмәсе

Гербның төп фигурасы — ашлык тулы алтын кувшин. Гомумән алганда, кувшин төбәкнең искиткеч бай тарихын һәм һөнәрчелеген гәүдәләндерә, кеше яшәешен берләштерүче символ, районның матди һәм рухи мирасы аллегориясе булып тора. Кувшиндагы ашлык Питрәч районын нигездә авыл хуҗалыгы үзәкләреннән берсе итеп сурәтли. Әтәч уяулык һәм кыюлыкны символлаштыра, көн туу хәбәрчесе буларак күренә. Моннан тыш, ул район икътисадында авыл хуҗалыгы төп роль уйнаганга ишарәли; биредә иң яңа технологияләр нигезендә кошчылык, атчылык, ит һәм сөт җитештерү, балыкчылык тармаклары актив үсә. Кувшинны тотып торучы чәшкеләр район икътисадының нык үскән тармакларының берсе — затлы мехлар җитештерүне гәүдәләндерә. Гомумән, хайваннар Питрәч районы халкының табигый байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтен, аның матди һәм рухи мирасны саклавын символлаштыра.

Герб фигуралары символикасына төсләр гаммасы өстәлә: кызыл төс — эшсөючәнлек, батырлык, көч, матурлык һәм бәйрәм; яшел төс — яз, сәламәтлек, табигать, уңдырышлылык символы; алтын уңыш, муллык, кояш энергиясе һәм җылылык, ихтирам һәм акылны; көмеш аныклык, ачыклык, татулашуны, саф күңеллелекне гәүдәләндерә.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов, И.Миңнуллин һәм Г.Бушканец (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова (Мәскәү).