Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Иштера, Щира Татарская, По речке Ищерке исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда ашлык саклау-сату һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 835 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1924 елдан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

Халкы күбесенчә “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (2008 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.М.Габбасов (1959 елда туган) – ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Г.Гомәров (1972 елда туган) – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге – Мирасханә – җитәкчесе. 

Ә.Ә.Гыйльманов (1957 елда туган) – медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибе.

Халык саны

1782 елда – 50 ир заты;
1859 елда – 386,
1897 елда – 612,
1908 елда – 735,
1920 елда – 784,
1926 елда – 779,
1938 елда – 940,
1949 елда – 895,
1958 елда – 634,
1970 елда – 599,
1979 елда – 464,
1989 елда – 377,
2002 елда – 349,
2010 елда – 345,
2015 елда – 351 кеше (татарлар).