Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Үрнәк поселогы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

XVIII йөз уртасына кадәр нигез салына. Башта авыл Кече Казанбаш дип йөртелә. Беренче булып Түбән Новгород губернасыннан алпавыт И.К.Горталов тарафыннан күчерелгән рус крәстияннәре килеп урнаша.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1850–1870 елларда Г.И.Горталов авыл халкын Гавриловка авылына (поселоктан 8 км төньяк-көнчыгыштарак) күчерә һәм Казанбаш авылы урынында XIX йөз – XX йөз башында Казан сәүдәгәре Г.Ә.Ишморатов милкенә әйләнгән алпавыт утары гына кала.

Ишморатов ат үрчетү һәм такта яру заводлары, тегермән, ипи пешерү йорты төзи. Ат заводында бары тик Орлов юртаклары токымы гына үрчетелә (нигездә, чит илләргә саталар: Бельгия, Голландия, Германиягә).

1918 елда элеккеге хуҗа Г.Ә.Ишморатов ат үрчетү заводының директоры итеп билгеләнә, 1919 елда совет власте дошманы буларак атып үтерелә.

Тиздән предприятие ябыла, ташландык биналарда йорт куяннары фермасы урнаша һәм 1930 еллар башына кадәр эшли. Элеккеге ат үрчетү заводының архитектура ансамбленнән безнең көннәргә кадәр бут ташыннан һәм кирпечтән төзелгән аерым корылмалар гына сакланган: ат үрчетү заводының төп җитештерү бинасы (1896 ел), югары класслы токымлы атлар өчен ат абзарлары (1898 ел), ярдәмче корпус (1900), ветеринария дәвалау йорты (1902 ел) һәм башка ике кыеклы түбә астындагы бер катлы корылмалар.

XX йөз башында поселокта такта яру һәм ат, май заводлары, пар тегермәне, бәз җитештерү фабрикасы, балык үрчетү өчен сулык була.

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге үзәге.

1917 елдан соң поселокта –  “Үрнәк” ашлык совхозы, 1931 елда Арча урман хуҗалыгы оештырыла. 1944 елда Арча авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе ачыла, 1954 елда – авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесе, 1963 елда – 9 нчы СПТУ (яңа бина төзелә), 1991 елда – 77 нче һөнәри лицей, 2009 елда Арча агросәнәгать һөнәри көллияте итеп үзгәртелә.

1960 елда поселокта сигезьеллык мәктәп ачыла, 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Поселокта урман хуҗалыгы, агач эшкәртү цехы, урман музее (2001 елдан, оештыручысы – А.Ә.Назыйров), балалар бакчасы (1985 елдан), мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.

Поселок тирәсендә “Үрнәк” аучылык хуҗалыгы урнашкан (хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының 1483 төрен үз эченә ала).

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Үрнәк поселогы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл

Татарстанның Арча районы Үрнәк поселогы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Г.Р.Руденко (1956 елда туган) – музей эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты.

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Үрнәк поселогы яны

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Казансу елгасы

Татарстанның Арча районы Үрнәк поселогы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 14 ир заты;
1859 елда – 96,
1897 елда – 122,
1908 елда – 161,
1920 елда – 124,
1926 елда – 135,
1938 елда – 183,
1949 елда – 88,
1958 елда – 233,
1970 елда – 1033,
1979 елда – 782,
1989 елда – 530,
2002 елда – 990,
2010 елда – 1005,
2015 елда – 974 кеше (татарлар – 96%, руслар – 2%).