1917 елга кадәр – Селенгур, 1920–1930 еллардагы рәсми чыганакларда Иске Коллар исемнәре белән билгеле.

Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, җил һәм су тегермәннәре, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1701,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 елдан Краснококшайск) өязе Шиньша волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Молотов исемендәге беренче колхоз оештырыла, 1955 елда “Кызыл Яр” колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда Азин исемендәге колхоз составына керә, 1970 елда 1 май исемендәге колхоз. 1984 елдан авыл Азин исемендәге колхоз составында аерылып чыга, 1994 елдан күмәк предприятие, 2017 елдан “Кызыл Яр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Кызыл Яр”да эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, мәчет (2013 елдан) бар.

Ф.Н.Җәмилева эшләгән беләзекләр. ХХ гасыр уртасы

Көмеш, каралту

Күренекле кешеләре

Ф.Д.Байрамов (1947 елда туган) – системалы анализ һәм автомат идарә итү өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре;

Ф.Н.Җәмилова (1908–1994) –халык остасы-зәркәнчесе, нәселдән килгән Арча зәргәрләреннән, мөнәҗәтләр авторы, изгеләр турында риваятьләр җыючы;

М.Н.Ногман (1912–1976) – шагыйрь, тел белгече, филология фәннәре кандидаты, фарсы һәм иске татар телләре буенча уку ярдәмлекләре, танылган җырлар һәм романслар  авторы.

Халык саны

1782 елда – 44 ир заты;
1859 елда – 948,
1897 елда – 1300,
1908 елда – 1209,
1949 елда – 490,
1958 елда – 405,
1970 елда – 378,
1979 елда – 270,
1989 елда – 209,
2002 елда – 203,
2010 елда – 169,
2015 елда – 177 кеше (татарлар).