Эчтәлек

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Якты Көн авылы урамы. 2016

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Авылга 1932 елда нигез салына. Оешкан көненнән Арча районында.

Хәзер Кәче авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Якты көн” колхозы оештырыла, 1959 елда “Авангард” колхозы (Кәче авылы) составына керә, 1991 елдан авыл мөстәкыйль “Якты көн” колхозына аерылып чыга. 1997 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе, 2016 елдан “Возрождение” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб (1947 елдан) бар. 2012 елдан башлангыч мәктәп эшли.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Якты Көн авылы яны. 2016

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1938 елда – 184,
1949 елда – 178,
1958 елда – 148,
1970 елда – 138,
1979 елда – 121,
1989 елда – 78,
2002 елда – 109,
2010 елда – 80,
2015 елда – 89 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Якты Көн авылы яны. 2016

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы