Биографиясе

1896 елның 10 ноябре, Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Утар авылы – 1981 елның 10 июне, Мәскәү.

Беренче Бөтендөнья, Гражданнар, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

М.В.Фрунзе исем. хәрби академияне (1922, Мәскәү) тәмамлый. 1927–1931 елларда Аерым Кавказ армиясенең разведка бүлеге мөдире; СССРның Төркиядәге (1922–1927), Ирандагы (1933–1937) хәрби атташесы.

1950–1960 елларда СССР Кораллы Көчләре хәрби академиясендә укыта. Хезмәтләре хәрби стратегия һәм оператив осталык теориясенә карый.

Бүләкләре

Ленин, өч Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Колпакиди А., Прохоров Д. Империя ГРУ: в 2 т. М., 2000.