Биографиясе

1933 елның 10 сентябре, Казан — 2012 елның 25 апреле, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1956), РФА КГҮнең Физика-техника институтында эшли, сектор мөдире (1978 елдан), каты җисем ЭПР лабораториясе мөдире (1979 елдан), баш фәнни хезмәткәр (1993 елдан).

2000–2007 еллардан Польша ФАнең Молекуляр физика институты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре магнетик күренешләр физикасына, каты җисем радиоспектроскопиясенә, виброн тәэсир итешүләргә карый. Яблоков беренче булып бирадикалларда ЭПР күзәтә. Үзара бәйләнеше көчсез димерлардан төзелгән нәорганик полимер чылбырларда «триплет экситоннар» исемендә билгеле миграцияләүче триплет ярсуларны таба һәм тикшерә. Тио-семикарбазонат Fe3+ классы кушылмаларындагы югары спин — түбән спин күчеше процессы түбән симметрияле фаза доменнары хасил булуы аша башкарылуын күрсәтә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Парамагнитный резонанс обменных кластеров. М., 1988 (автордаш); 

The beginning of Paramagnetic Resonance Singapore-L.–N.Y., 1994 (автордаш); 

Exchange interactions and Electron delocalization in the mixed-valence cluster V4IVV2VO7(OC2H5)12 // Inorg. Chem. 2008. V.47.

Автор — Р.Г.Усманов