Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2600 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Александровка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Новая деревня” колхозы оештырыла, 1935 елда “Александровка” совхозы (Александровка авылы) составында, 1946 – 1951 елларда авыл “Берлек” колхозында була, 1952 – 1957 елларда – “Кызыл Байрак” колхозы, 1957 елдан – Жданов совхозы.

1993 елдан “Александровка” совхозы, 1994 елдан “Александровка” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 1999 елдан “Александровка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда китапханә, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар (1972 елдан).

Халык саны

1816 елда – 352 ир заты;
1859 елда – 572,
1889 елда – 572,
1897 елда – 723,
1910 елда – 955,
1920 елда – 1017,
1926 елда – 771,
1938 елда – 542,
1949 елда – 416,
1958 елда – 379,
1970 елда – 396,
1979 елда – 315,
1989 елда – 182,
2002 елда – 151,
2010 елда – 115,
2015 елда – 155 кеше (татарлар),