Биографиясе

1927 елның 1 августы, Украина ССРның Кировоград шәһәре — 2010 елның 6 октябре, Казан.

Кировоград драма театры каршындагы студияне тәмамлый (1945).

1945–1959 елларда Кировоград өлкә драма театры, 1959–1966 елларда Жданов шәһәрендә Сталин исемендәге өлкә драма театры, 1966–2006 елларда Казан Зур драма театры актёры.

Иҗаты

Коршок — үзенчәлекле, характерлы актёр, аның талантына лирикадан алып үткен сатирага кадәр булган төрледән-төрле төсләр хас.

Казан театры сәхнәсендә Оптимистенко («Мунча», В.В.Маяковский), Создатель («Илаһи комедия», И.В.Шток), Нинкович («Министр ханым», Б.Нушич), Тиссаферн, Лейзер Вольф («Геростратны онытыргамы?!», «Мәрхүмне искә алу догасы», Г.И.Горин), Клешнин («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой), Дулебов («Талантлар һәм аларга баш иючеләр», авылыН.Островский), Лещ («Соңгылар», М.Горький) һ.б. образлар иҗат итә. Нигездә, көнкүреш һәм комедия рольләрен башкарып, Коршок беркайчан да теге яки бу күренешнең, геройның көлкеле якларына махсус басым ясамый, кеше шәхесенең асылын, характер үзенчәлекләрен бөтен каршылыклары белән ачарга омтыла. Шул рәвешчә дөреслеккә туры килә торган, ышандырырлык характерлар иҗат итә.

«Сабый һәм түбәдә яшәүче Карлсон» спектаклендәге (А.Линдгренның шул исемендәге повесте буенча) Карлсон образы актёр иҗатында аерым урын алып тора. Коршок башкарган «дөньядагы иң яхшы Карлсон» образында зирәклек, шаян беркатлылык, балаларча эчкерсезлек, хисләр сафлыгы, үз-үзеңне күрсәтергә омтылу һәм шәхесне ирексезләүгә каршы көчле нәфрәт ярылып ята. Бу очракта актёр һәм роль арасында гармонияле бәйләнеш камиллек дәрәҗәсенә җитә.

Актив рәвештә җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Автор — Ю.А.Благов