Биографиясе

1774 ел, Пенза губернасы, Инсар өязе Рождественский авылы – 1841 елның 15 сентябре, Подольск губернасы, Ямпольск өязе Липовка Тимаковский авылы.

Борынгы татар дворяннары нәселеннән.

1790 елдан хәрби хезмәттә, рус-швед (1790), рус-француз (1805), рус-төрек (1806–1810) һәм Ватан (1812) сугышларында катнаша. 1814–1820 елларда Подольскида генерал-губернатор, бер үк вакытта 1816–1820 елларда Бессарабия өлкәсе наместнигы. 1825–1828 елларда Казан, Түбән Новгород, Сембер, Саратов һәм Пенза губерналары генерал-губернаторы.

Гомумгражданлык эшләрен башкаручы губернаторлар һәм дәүләт оешмалары өстеннән күзәтчелек итә, эш башында торучыларның җинаятьчел гамәлләрен кисәтә. Мәсәлән, түрәләрнең лашманнарга карата эшләнгән җәбер-золымын тикшертә. Кабул ителгән христиан дине кагыйдәләренә буйсынмаучы секталар (мәсәлән, раскольниклар) һәм чукындырылгач яңадан мөселман диненә кайтучылар белән катгый көрәш чараларын кертүдә актив катнаша.

Уку-укыту йортларын үз химаясенә ала; Казан университетын төзекләндерүгә ярдәм итә.

Аның заманында Адмиралтейство конторасы Казаннан Әстерхан шәһәренә күчерелә (1826). 1826 елның 27 ноябрендә элекке Казан уку-укыту округы җитәкчесе М.Л.Магницкийны кулга алырга һәм Ревель шәһәренә сөргенгә җибәрергә әмер бирә.

1828 елдан Россиянең Дәүләт Советы әгъзасы, Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1826).

Бүләкләре

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Михайловский-Данилевский А.И. Император Александр I и его сподвижники. СПб., 1845. Выпуск 40.

Петров П.Н. История родов русского дворянства. М., 1991. Кн. 2.

Автор – Е.Б.Долгов