Фотограф Гыйниятов Б.А. М.Мәһдиев музее. Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

1930 елларга кадәр Кече Муй исеме белән билгеле.

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет була. 1915 елда мәктәп ачыла (75 ир бала укый).

Авыл җәмәгатенең имана җире 636,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районнарында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла. 1995 елдан “Чулпан” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы”. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1941, 1990 һәм 2006 елларда яңа биналары төзелә), 2013 елда ябыла. Хәзерге вакытта клуб, китапханә, мәчет бар (2012 елдан).

2000 елда авылда М.С.Мәһдиев музей-йорты ачыла (коллекциядә 260 саклау берәмлеге санала; экспозициянең авторлары – А.Д.Хәйруллина, Ф.К.Дәминова, рәссам – Ф.А.Зиязов).

Гөберчәк авылы мәчете. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

М.Мәһдиев музее. Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

М.С.Мәһдиев (1930–1995, туган авылында җирләнә) – язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Гөберчәк кырлары. Татарстанның Арча районы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1782 елда – 47 ир заты;
1859 елда – 283,
1897 елда – 501,
1908 елда –  558,
1926 елда – 560,
1938 елда – 632,
1949 елда – 582,
1958 елда – 495,
1970 елда – 472,
1979 елда – 402,
1989 елда – 324,
2002 елда – 284,
2010 елда – 299,
2015 елда – 281 кеше (татарлар).

Гөберчәк авылында башлангыч мәктәп. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы