Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1896 елда авылда беренче мөселман гарипләр йорты ачыла.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 597,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча  районнарында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда мәктәп эшли. Сугыш елларында мәктәп бинасында балалар йорты һәм картлар йорты була. 1950 елларда башлангыч мәктәп ачыла (1967 елда яңа бинасы төзелә), 2013 елда ябыла.

Авыл халкы кырчылык, сарык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Балалар бакчасы (1991 елдан элекеге мәктәп бинасында урнаша) бар.

Халык саны

1782 елда –39 ир заты;
1859 елда – 192,
1897 елда – 242,
1908 елда – 219,
1920 елда – 353,
1926 елда – 406,
1938 елда – 296,
1949 елда – 317,
1958 елда – 232,
1970 елда – 306,
1979 елда – 248,
1989 елда – 201,
2002 елда – 193,
2010 елда – 170,
2015 елда – 179 кеше (татарлар).