Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Сикертән авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында На врагу Сикиртан исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек-киез җитештерү һәм өс-баш киеме тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, тимерчелек, су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1415,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Комбайн” колхозы оештырыла, 1958 елда Куйбышев исемендәге колхоз (Гөберчәк авылы) составына керә. 1995 елдан “Чулпан” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1992 елга кадәр авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли, 1992 елда – урта мәктәп, 2003 елда Г.Камал исемендәге тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2016 елда язучы М.С.Мәһдиевкә мемориаль такта ачыла (ул 1941–1944 елларда Сикертән мәктәбендә укый).

Хәзерге вакытта балалар бакчасы (2011 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, күп функцияле үзәк, мәчет бар. Мәдәният йорты каршында “Сердәш” халык театры (1983 елдан, 2014 елдан халык театры, җитәкчесе – Р.Б.Салихова) эшли.

Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Камал истәлегенә такта куелган йорт

Татарстанның Арча районы Сикертән авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Г.Камал истәлегенә куелган такта

Татарстанның Арча районы Сикертән авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Күренекле кешеләре

Ф.М.Батыршина (1939 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча мәдәният йорты каршындагы “Русская песня” халык ансамбле җитәкчесе;

Г.Н.Нургалиева (1949 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Х.Хәсәнова (1928–2015) – педагогика фәннәре кандидаты;

И.Г.Хөснетдинов (1946 елда туган) – шагыйрь, композитор, атаклы җырлар (“Бәхет дагасы”, “Шомырт бәйләме”, “Чабата, тула оек”) авторы.

Бер версия буенча авылда драматург, публицист, театр һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның халык драматургы, Хезмәт Герое Г.Камал (1879–1933) туган. Г.Камал туган дип уйланылган йорт урынына истәлек тактасы куела.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Сикертән авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Күп функцияле үзәк

Татарстанның Арча районы Сикертән авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 164 ир заты;
1859 елда – 720,
1897 елда – 936,
1908 елда – 1014,
1920 елда – 1019,
1926 елда – 703,
1938 елда – 763,
1949 елда – 610,
1958 елда – 464,
1970 елда – 368,
1979 елда – 279,
1989 елда – 203,
2002 елда – 169,
2010 елда – 185,
2015 елда – 158 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Сикертән авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Сикертән авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы