Эчтәлек

Татарстанның Арча районы Югары Мәтәскә авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

1958 елга кадәр Кызыл Мәтәскә исеме белән атала.

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. Шулай ук тегү һәм юкәдән иләк ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 817,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда “Кызыл Мәтәскә” колхозы оештырыла, 1958 елда “Ярыш” колхозы итеп, 1974 елда Киров исемендәге колхоз, 1990 елда “Ярыш” колхозы итеп үзгәртелә.1993 елдан “Ярыш” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Мөндеш” агрофирмасы”, 2013 елдан “Арча” агрофирмасы”, 2017 елдан “Үзәк” агрофирмасы”.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда медпункт, мәчет (1998 елдан) бар. 2001 – 2013 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Югары Мәтәскә мәчете. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

Югары Мәтәскә авылы, Ия елгасы. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

1782 елда – 90 ир заты;
1859 елда – 366,
1897 елда – 405,
1908 елда – 452,
1920 елда – 460,
1926 елда – 480,
1938 елда – 507,
1949 елда – 332,
1958 елда – 300,
1970 елда – 312,
1979 елда – 278,
1989 елда – 270,
2002 елда – 285,
2010 елда – 280,
2015 елда – 286 кеше (татарлар).