Эчтәлек

Сыгылмалы ике җилкә-«мөгез» утыртылган дугадан һәм аны тарттырып торган керештән (җәя бавыннан) гыйбарәт. Евразия җәяләренең дуга озынлыгы 1,5 метрга җитә.

Җәядән ук ату дугадагы сыгылмалы җилкәләрнең үзәктәге һәм кереш беркетелгән җилкә очларындагы киеренлелек белән бергә эш итүе нәтиҗәсендә ирешелә. Җәяләрне камилләштерү өчен сөяк һәм мөгез җилкәләрнең дуга белән ярашу үзенчәлекләре аеруча әһәмиятле.

Җәяләр 3 төргә аерыла: гади (тоташ бер агачтан), катлаулы (мөгез һәм сөяк җилкәле агачтан) һәм җыелма (катлаулы составлы, агач, мөгез, ташның төрле төрләреннән). Гади җәя Идел-Чулман төбәгендә таш гасыр дәверендә, башкалары VII йөздә барлыкка килә. Евразия зонасы җәяләре, гадәттә, төрле җилкәле була.

Үтерү көчен саклаган хәлдә, ату ераклыгы гадәттә 50-100 метрга җиткән; җәядән 500 метрга кадәр ату турындагы мәгълүматлар сакланган.

Әдәбият 

Медведев А.Ф. Ручное метательное оружие VIII-XIV вв. М., 1966;

Измайлов И.Л. К истории сложного лука Волжской Булгарии середины VIII-X вв. // Военная археология. Оружие и военное дело в исторической и социальной перспективе. СПб., 1998;

Горелик В.М. Армии монголо-татар X-XIV вв. М., 2002.