Татарстан Республикасының хәзерге Әлмәт районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 88 км, Чаллы пристаненнан 89 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Акташ районы Кәске авыл советы, 1948 елдан – Әлмәт районы Кәске авыл советы составында. Халык саны – 132 кеше (1930 ел, татарлар), 87 кеше (1939 ел, татарлар), 57 кеше (1955 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый.