Тарихы

Авылга XVIII йөздән соң (1780 ел тирәсендә) нигез салына. Беренче исеме –Новопоселённая Тарханка.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, көпчәк ясау кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 3605 дисәтинә тәшкил итә (Иске Илтерәк авылы белән бергә). Авыл Аксубаево авылының Троица чиркәве приходына карый.

Авылда 1917 елга кадәр земство мәктәбе эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Илтерәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Заря” колхозы оештырыла, соңрак Кызыл Геройлар исемендәге колхоз (Иске Илтерәк авылы) составына керә.

1950 елларда авылда башлангыч мәктәп һәм клуб эшли.

Халык саны

1859 елда – 426,
1897 елда – 409,
1908 елда – 433,
1920 елда – 481,
1926 елда – 261,
1938 елда – 241,
1949 елда – 184,
1958 елда – 149,
1970 елда – 75,
1979 елда – 31,
1989 елда – 18,
2002 елда – 2,
2010 елда – 1,
2015 елда – 2 кеше.