РКСМ Татар Өлкә Комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Беренче номеры 1922 елның гыйнварында чыга, 1922–1924 елларда Казанда нәшер ителә.

Редакторлары: М.Парсин, Ш.Рәмзи.

Актив авторлар арасында С.Атнагулов, Г.Ибраһимов, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбай һ. б.

Юнәлеше

«Кызыл Шәрекъ яшьләре» татар яшьләре, аларның проблемалары һәм перспективалары турында сөйли, төрки яшьләр съездларына, форумнарына һәм конгрессларына аерым игътибар бирә, барлык материаллар Маркс-Ленин теориясен пропагандалый.

Коммунистлар хәрәкәте тарихы һәм проблемалары, икътисад, сәнгать турында мәкаләләр басыла. Журнал битләрендә М.Җәлил, Г. Кутуй һ. б. әсәрләре, Г.Карамның татар театры тарихы турындагы мәкаләсе басыла.

Әдәбият

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.