Биографиясе

1914 елның 27 апреле, Самара губернасы, Бөгелмә өязе, хәзер Лениногорск районы Сходнево-Чертанла авылы – 1945 елның 16 апреле, Костшин-над-Одрон шәһәрендә (Польша) җирләнә.

Мәктәпнең биш сыйныфын һәм механизация курсларын тәмамлаганнан соң, туган авылында тракторчы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә.

Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1943).

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче удар армиянең 301 нче укчы дивизиясе, Белоруссия фронты 1054 нче укчы полкның рота командиры. Е.Г.Яковлев Кавказдан Германиягә кадәр сугыш юлы үтә.

1945 елның 16 апрелендә Вербиг (хәзер Нойлангзов, Зелов шәһәренең төньяк-көнчыгышы, Германия) тимер юл станциясе янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. Е.Г.Яковлев җитәкчелегендәге рота дошманның оборонасын өзә, совет танкларының хәрәкәтенә комачаулаган фаустчы төркемен юк итә.

Е.Г.Яковлев сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Лениногорск шәһәрендә һәм Сходнево-Чертанла авылында урнаштырыла. Шунда ук аның исеме белән урамнар атала.

Әдәбият      

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 700, 736;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 190.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина