Биографиясе

1935 елның 21 июне, Казан — 1999 елның 11 гыйнвары, шунда ук.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1959), Пермь өлкәсенең Усольск районы «Усольский» совхозында баш ветеринария табибе, Татарстан республика совхозлар идарәсендә өлкән ветеринария табибе булып эшли.

1961–1997 елларда Казан ветеринария институтының гражданнар оборонасы һәм радиобиология кафедрасында.

Хезмәтләре ионлаштыручы нурланышларның хайваннар һәм кошлар организмына тәэсирен көчәйтү механизмнарын өйрәнүгә, хайваннарда кискен нур авыруына иртә срокларда диагноз кую һәм дәвалау ысулларын эшләүгә карый. Дәүләт бүләге махсус тема буенча эшләүдә катнашканы өчен бирелә.

Әдәбият           

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.