- РУС
- ТАТ
Россиядә беренче эшче-революционерларның берсе
1849 елның 14 (26) гыйнвары, Смоленск губернасы, хәзерге Смоленск өлкәсенең Сычёв өязе Новинская авылы – 1891 елның 16 (28) августы, Якутия өлкәсенең Ботурус олысы Җүләй авылы.
Чыгышы белән крәстиян. Балачактан батракта эшли, укырга-язарга олыгайгач кына, Мәскәү һәм Санкт-Петербург туку фабрикаларында эшләгәндә өйрәнә.
1870 елларда халык революционерлары (“чайковчылар”) белән якын аралаша. 1875 елда “Бөтенроссия социаль-революция оешмасы”н булдыруда катнаша, кулга алына.
1877 елның 9 (21) мартында “Процесс 50-ти” суд эшендә ясаган чыгышы Алексеевка танылу китерә. Судьяларга һәм халыкка мөрәҗәгать итеп, ул “...миллионнарча эшче халыкның мускуллы кулы күтәрелер һәм солдат штыклары белән әйләндереп алынган деспотизм камыты тузанга әйләнер”, дип алдан хәбәр итә. Аның чыгышы 1877 елда “Вперед” журналында басылып чыга, аннары берничә тапкыр яңадан басылып чыга һәм революцион хәрәкәттә кулланыла. Алексеев 10 елга каторгага хөкем ителә. Новоборисоглебск төрмәсендә, Кара каторгасында, аннары Якутиядә сөргендә утыра. Талаучылар тарафыннан үтерелә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.