Тарихы

1680 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1340,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Катмыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда колхоз оештырыла (беренче рәисе – Ш.Гыйззәтуллин), 1960 елда Сталин исемендәге колхоз (анда колхоз идарәсе урнаша) составына керә, 1962 елда – авыл 22 партсъезд исемендәге колхоз, 1994 елда – “Катмыш” күмәк предприятиесе (2000 елга кадәр) итеп үзгәртелә. 2014 елга кадәр “Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – тулы булмаган урта, 1976 елда урта мәктәп (ике бинада урнаша) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1996 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, төп экспозицияләре авыл, мәктәп тарихына, күренекле кешеләренә, халык һөнәрчелегенә багышлана (оештыручылары – Х.А.Сафин, Ф.И.Имамов, җитәкчесе – Р.Г.Хөснуллин).

1958 елда – авыл советы бинасы, 1963 елда кибет төзелә.

Авылда клуб, китапханә (1924 елда уку йорты буларак ачыла; 1955 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), “Иман нуры” мәчете (2011 елдан), балалар бакчасы (1985 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Н.Н.Габдрахманов (1950 елда туган) —ТР ның атказанган табибы;

Ф.Ф.Имамов (1960 елда туган) — журналист, “Туган як” газетасы баш мөхәррире (2016 елдан, Түбән Кама шәһәре), ТР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы (1999 елдан), ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2014 елдан);

Х.З.Мәхмүтов (1939–2012) — драма актеры, ТАССР ның атказанган артисты, ТАССР ның халык артисты;

Х.Х.Хәбибрахманов (1927 елда туган) — галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор. ТАССР ның атказанган агрономы, РФ нең атказанган фән эшлеклесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Д.Ф.Хаҗиев (1966 елда туган) — ТР ның сәламәтлек саклау мактаулы хезмәткәре, ТР ның атказанган табибы, Мамадыш үзәк район хастаханәсе баш табибы;

Г.Ш.Шакиров (1925–2012) — генерал-майор, Татарстан өлкә комитетының ДОСААФ рәисе (1967–1990 елларда), ТР Журналистлар берлеге әгъзасы (1973 елдан), Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Риваятьләр буенча, 1735–1740 еллардагы баш күтәрүчеләрнең җитәкчесе – Акай батыр – нәкъ менә Катмышта туган.

Халык саны

1782 елда — 103 ир-ат;
1859 елда — 700,
1897 елда — 872,
1908 елда — 1127,
1920 елда — 1077,
1926 елда — 1056,
1938 елда — 1037,
1949 елда — 782,
1958 елда — 758,
1976 елда — 778,
1979 елда — 652,
1989 елда — 496,
2002 елда — 500,
2010 елда — 491,
2017 елда — 440 кеше (татарлар).