4 төре билгеле, Евразия, Төньяк Африканың уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – гади кискеч үлән (F. vulgaris) барлык районнарда да очрый. Далалы болыннарда, урман буйларында, чәчүлекләрдә, чүплекләр тирәсендә үсә.

30-60 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабагы цилиндрсыман, күгелҗем яшел, ботаклы. Яфраклары тыгыз, тиресыман, тамыр янындагылары – бөтен яки өчәрле, кыяк-пычкы читле өлешләрдән тора. Чәчәкләре вак, ак төстә, күп тармаклы чатырда. Җимеше – аз гына җыерчыклы саргылт-көрән орлыкча. Июль-августта чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Җир өсте өлешләрендә алкалоид, эфир майлары бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе ашказаны согының әчелеге түбән булганда, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Вакланган яфракларын яраларга куялар.

Баллы үсемлек.

Гади кискеч үлән