- РУС
- ТАТ
язучы, ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1976, 1986)
1926 елның 29 июле, Арча кантоны Кече Битаман авылы — 1997 елның 7 июле, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960), «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире, 1967 елда «Азат хатын» журналында җаваплы сәркәтип, мөхәррир урынбасары булып эшли.
Балалар өчен «Батыр егет» (1941), «Аккошлар кайтыр әле» (1976), «Күрше малае» (1981; 2 нче басма, 1991) хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары, «Сусыз дәрья» (1969; русчага тәрҗемәдә «Через большой Хинган», 1975; 2 нче басма, М., 1982), «Гомернең агышлары» (1986), «Тормыш арбасында» (1997) документаль повестьлар җыентыклары авторы.
Бөек Ватан, совет-япон сугышларында катнаша.
Медальләр белән бүләкләнә.
Әгъзамов Ф. Кешелекле солдатлар // Казан утлары. 1970. № 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.