- РУС
- ТАТ
Татарстанның Сарман районындагы авыл, Мәллә елгасы буенда, Сарман авылыннан 21 км көнчыгыштарак урнашкан
1748 елдан Токмәт (Тукмитево) авылы буларак мәгълүм. Җирле халык элек Рангазар Тамак һәм Утар атамаларын куллана.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 503,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Кармалы волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.
Хәзер – Рангазар авыл җирлегендә.
1930 елда «Өч чишмә» колхозы оештырыла. 1958 елда Балтамак авылы колхозы белән «За мир» хуҗалыгына берләштерелә, 1960 елда «Җиңүче» колхозына кушыла (үзәк утары – Рангазар авылы).
1994 елдан авылда – «Җиңүче», 1995 елдан – «Өч чишмә», 1999–2002 елларда – «Җиңүче» күмәк предприятиеләре, 2003–2005 елларда – «Җиңүче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.
Авылда китапханә (1952 елдан), мәдәният йорты (икесе дә 2016 елдан – күп функцияле үзәк бинасында), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2017 елдан), «Мирзанур» мәчете (2007 елдан), авыл янында 2007 елда «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе чыгымнарына төзекләндерелгән «Рантамак» чишмәсе бар.
Мәдәният йорты каршында «Чишмә» вокаль ансамбле (2005 елдан), «Саф җил» фольклор, балаларның «Энҗе бөртекләре» хореография (икесе дә – 2007 елдан), «Кояшкай» вокаль, «Заман» театр коллективлары эшли.
Авыл янында археология истәлеге – Рантамак авыллыгы (Бахмутино культурасы) табыла.
1870 елда – 156,
1920 елда – 342,
1926 елда – 255,
1938 елда – 299,
1949 елда – 334,
1958 елда – 367,
1970 елда – 423,
1979 елда – 313,
1989 елда – 188,
2002 елда – 184,
2010 елда – 213,
2021 елда – 150 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.