Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 43,9 км. Бассейнының мәйданы 473 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Шомырбаш авылыннан 4 км читтәрәк урман массивында урнашкан, тамагы Тукай поселогыннан (даими яшәүчеләр юк) 3 км көньяктарак. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычының терәү сулары астында.

Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%. Нигездә, караңгы ылыслы-киң яфраклы урманнар өстенлек итә. Шомбыт талгын гына көньякка Кама елгасына таба авыш җиңелчә калкулыклы тигезлектән ага. Үзәне асимметрияле, сулъяк сөзәклеге текәрәк; тамак өлешендә асимметрия бик күзәтелми, чөнки бу урында елга Каманың түбәнрәк булган тигез тугаеннан ага. Елга юлы бормалы, тармакланмаган.

Шомбытның 14 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Кече Шомбыт (20,8 км) – уң, Пимәр (8,2 км) – сул кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,33 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Бассейнының төрле өлешләрендә җир асты сулары белән туену модуле 1 дән 10 л/с·км2 га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 94-116 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80-95 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана, уртача 27 көн дәвам итә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,29 м3/с. Шомбыт ноябрь уртасында туңа. Боз катламы тотрыклы, уртача 150 көн дәвам итә.

Суы сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы типта,югары агымында язын уртача йомшак (1,5-3 мг-экв/л), урта һәм түбән агымнарында уртача каты (3-6 мг-экв/л); җәен һәм кышын суының иң аз вакытында бөтен озынлыгында каты. Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Шомбыт бассейнында суының гомуми күләме 1,82 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләрен су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.

Шомбыт – ТРның табигать истәлеге (1978).