Анатомик тикшеренүләрдә (оештыручылар Е.Ф.Аристов һәм П.Ф.Лесгафт) киң рәвештә эксперименталь ысуллар кулланыла. П.Ф.Лесгафт үз хезмәтләрендә кеше тәне төзелешенең гомуми закончалыкларын бәян итә.

В.Н.Тонков тамырлар системасы морфологиясен — ангиологияне өйрәнүгә нигез сала (1907), В.Н.Терновский нейрологияне өйрәнүгә зур өлеш кертә.

1942 елда В.Н.Мурат нерв системасының адаптацион-трофик функциясен морфологик исбатлап күрсәтә; ул һәм аның шәкертләре ашказаны-эчәк юллары парасимпатик иннервациясенең чыганакларын ачыклау өчен адашкан нервка һәм арка-миенең умырткадагы түбән бүлеге нервларына бәйле тикшеренү үткәрәләр.

Казан анатомнары Х.Г.Вәлиева, М.Т.Рәкыева, Э.С.Вәлишин тарафыннан төрле органнар һәм системаларның яссы тоташтыргыч тукымалары төзелешен тикшерергә мөмкинлек бирә торган нерв-рецептор аппаратын өйрәнү методологиясе эшләнелә. Алга таба да морфометрик күрсәткечләр эшләнү һәм анатомик эксперимент нәтиҗәләрен анализлау — 1950–1990 елларда төрле органнар һәм системалар тамырларында гемодинамика күренешен күзалларга мөмкинлек бирә (Х.Г.Вәлиева, М.Т.Рәкыева, Э.С.Вәлишин һ.б.).