Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Томгачи, Перепутье, Ятманы, Ятманка исемнәре белән дә билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә.

Башта татар кенәзләре Яушевларга карый. XVIII йөздә – бер өлеше Уфа губернасына, икенче өлеше – күрше Сиңгел авылына күченә. Рус крәстияннәре (Пенза губернасыннан чыккан) анда XVIII йөз ахырында алпавыт Молоствов тарафыннан китерелә. 1799 елда – авыл алпавыт хатын А.Н.Родионова, 1820 елларда полковник Мергасов милкенә күчә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, түбә ябу кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1883 елда ачыла), җил тегермәне, ярма яргыч, 2 тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 616 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Рождествено авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авылда “1 май” колхозы оештырыла. 1957 елдан – “Комсомольский” совхозы (Астраханка, Дятлово, Макаровка, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары, Рус Сараланы поселогы), аннары “Рассвет” агрофирмасы составына керә, 2006 елга кадәр “Саралан” крәстиян хуҗалыгы.

Хәзер “Сарапкин” крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Мәдәният

Авылда клуб була. Фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) бар.

1870 елларда авылда археология истәлекләре ачыклана: Тамгачы шәһәрлеге (туфрак өеме һәм озын чокыр белән әйләндереп алынган, хәзер эзләре күренми), Тамгачы зираты, Тамгачы табылдыклары (барысы да – Казан ханлыгы чоры һәм аннан да элеккерәк чорлар).

Авыл тирәсендә табигать истәлеге “Мүкле күл” бар, аның яр буенда балалар сәламәтләндерү лагерьлары урнаша.

Күренекле кешеләре

С.И.Козлов (1921–1945) – рядовой, Советлар Союзы Герое, Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 123,
1859 елда – 176 ир-ат;
1897 елда – 622,
1908 елда – 660,
1920 елда – 675,
1926 елда – 779,
1938 елда – 634,
1949 елда – 419,
1958 елда – 343,
1970 елда – 256,
1979 елда – 172,
1989 елда – 109,
2002 елда – 210,
2010 елда – 203,
2017 елда – 263 кеше (руслар – 51%, татарлар – 44,5%, үзбәкләр – 4,5%).