- РУС
- ТАТ
Вятка елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 48,4 км (ТР чикләрендә – 45 км), бассейнының мәйданы 678 км2. Елга башы Балтач районының Борбаш авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак, Кукмара районы территориясеннән ага, тамагы Киров өлкәсенең Түбән Бөре авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 162 м, тамагыныкы – 58 м. Бөре елгасының су җыелу урыны – сызалар һәм кушылдык елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калку тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы күләме 11%.
Бөренең 28 кушылдыгы бар, иң зурлары – Кенә (10,8 км) – уң кушылдык; Борбаш (18,6 км), Олы Китән (19,2 км), Кече Китән (18,2 км) сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,69 км/км2. Елга үзәне асимметрияле: сулъяк сөзәклекләре биек һәм текә, уң яктагылары – тәбәнәгрәк. Үзәнлек битләре күпсанлы тирән һәм тар ерымнар белән ергаланган. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле үрге агымнарда 1-3 л/с·км2, елга тамагына таба 0,11-0,25 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 111 мм, ташу вакытындагы су катламы 96 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,36м3/с.
Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л га кадәр.
Бөре бассейнында гомуми күләме 4,5 млн м3 булган 8 буа бар.
Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.